Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player
Баш бит

Төрлесеннән

warning: Creating default object from empty value in /home/qushlawi/public_html/modules/taxonomy/taxonomy.pages.inc on line 33.

Салкынайта    Бүген төнлә минималь температура -30 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Алдагы көннәрдә уртача температура нормадан 9 градуска түбәнрәк булачак. Синоптиклар фаразларына карасаң, суыклар 23 декабрьгә кадәр сакланачак. Бу уңайдан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да сак һәм уяу булырга чакыра. Артык мөһим булмаса, ерак юлларга чыгудан тыелып торырга кирәк. Шулай ук коткаручылар да юлларда бөкеләр, янгын очраклар ешаячак дигән фикердә.

Конституция РФ    1993 елның 12 декабрендә кабул ителгән Төп закон кешене, аның гражданлык хокукларын һәм демократик ирекләрен иң зур хәзинә дип игълан итте. Конституция Россиянең, социаль дәүләт буларак, федератив корылышы нигезләрен законнар белән ныгытты, аның прогрессив үсешенең хокукый нигезен булдырды, җәмгыять үсешенең яңа сәхифәсен ачты, гражданнар арасында татулыкны һәм үзара аңлашуны саклап калу өчен ныклы терәк булды. Узган еллар дәвамында дәүләт хакимиятенең какшамас демократия нигезләрен гарантияли торган тотрыклы конституция системасы барлыкка килде.

Ачык дәрес    Бүген Арча шәһәре 2нче номерлы мәктәбе базасында "Информатизация образования как фактор повышения качества предоставления образовательных услуг" дигән темага эшлекле семинар узды.

Укытучылар эшендә үзгәрешләр    Рәсәй мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева: “Укытучылар бары тик өч документ кына тутырачак: сыйныф журналы, көндәлекләр һәм укыту программасы”, – дип белдерде. Әмма моңа никтер ышанып бетәсе килми. Соңгы елларда укытучылар өчен уйлап табылган документлар боламыгы, ай-һай, тиз генә бетәр микән? Моңа күпчелек укытучыларның да ышанасылары килми икән. “Васильевадан башка безнең әле үз республикабызның мәгариф министры, шәһәр мәгариф идарәсе, шулай ук мәктәп директоры бар, – диләр алар...

Ленин    Бөек Октя́брь инкыйлабы – 1917 елда Русиядә булып узган ХХ гасырда иң зур сәяси вакыйгаларның берсе, Дөнья тарихына зур йогынты ясаган.
    В. Ленин җитәкчелегендә Бөек Октябрь инкыйлабы нәтиҗәсендә Русия
    • беренче Бөтендөнья сугышыннан чыккан (Солых декреты),
  • алпавыт җирләрен фәкыйрь крестьяннарга бирелгән (Җир декреты),
    • зур ширкәтләр милләтләштерелгән (национализцияләнгән),
    • патшаның бурычларыннан баш тарткан,

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада