Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player
Баш бит

Төрлесеннән

warning: Creating default object from empty value in /home/qushlawi/public_html/modules/taxonomy/taxonomy.pages.inc on line 33.

Конституция РТ    Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү көне 1992 елдан башлап билгеләп үтелә. Бу бәйрәм республика Төп Законының аерым әһәмиятен, дәүләтнең һәм җәмгыятьнең законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга омтылышын гәүдәләндерә.

    Һәр бәйсез дәүләтнең үз Конституциясе була. Конституция — төп закон ул. Анда дәүләтнең иҗтимагый, икътисадый корылыш нигезләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән.

    Бөек Ватан сугышында Җиңү көне уңаеннан быел да авылыбызда бик матур чаралар узды. Кушлавыч, Иске Җөлби авылларында кызганычка каршы барлык сугыш ветераннарыбыз да инде вафат. Шулай да әлеге бәйрәм көне белән уртаклашырга барлык тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары чакырулы иделәр. Очрашу Кушлавыч авыл клубында башланып китте. Барлык катнашучыларның да сугыш чоры авырлыкларын сүрәтләгән видеофильм караганда күзләрендә яшь иде...

Тукай туган көндә    27 апрель көнне бер төркем шагыйрьләр, язучылар, Тукай бүләге лауреатларыннан торган делегация Кушлавычта да булып киттеләр. Рәзил Исмәгыйлевич Вәлиев җитәкчелегендәге әлеге төркемне Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов һәм Арча район мәдәният бүлеге мөдире Рамил Мөхетдинов озатып йөрделәр. Кунаклар Тукай һәйкәле янында тантаналы очрашуда катнашып һәйкәлгә чәчәкләр салдылар, Г.Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф хәзрәтнең каберенә зыярат кылып догалар укыдылар. Соңыннан Тукаевларның Кушлавычтагы музей-йорты ишек алдында әдәби-музыкаль композиция карап музейга сәяхәт кылдылар.

    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы канунны имзалады. Әлеге канун ТР Дәүләт Советы утырышында 21 апрельдә кабул ителгән иде. Татарстан Президенты аны 23 апрельдә раслады, канун – басылып чыккан көненнән гамәлгә керә.

    Шулай итеп, дәүләт әләме гомумбелем бирү оешмалары биналарына, милек рәвешенә карамастан, даими элеп куелырга яисә даими рәвештә аларның территориясенә урнаштырылырга тиеш.

Тукай    Хак Тәгалә әмере белән

    Җиргә Раушан йолдыз иңде,

    Бу сәгатьтә - Кушлавычта

    Дөньяга бер шагыйрь килде…

    Нәкъ 130 ел элек, шушы көндә авылыбызда Г.Тукай дөньяга килә... 27 ел гына яшәгән шагыйрь, шушы кыска гына гомере эчендә никадәр күп мирас калдырган... Бәйрәм белән дуслар!!!

    Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйган Указ нигезендә, быелгы Тукай исемендәге дәүләт бүләге ияләре:

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада