Белем алу кызыклы
Get Adobe Flash player
Баш бит

Төрлесеннән

warning: Creating default object from empty value in /home/qushlawi/public_html/modules/taxonomy/taxonomy.pages.inc on line 33.

Кушлавычта    22 апрель көнне, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Габдулла Тукай туган Кушлавыч авылында шагыйрьнең тууына 130 ел тулуы уңаеннан күп кенә бәйрәм чаралары үткәрелде. "Әдәби җәүһәрләр" I Россиякүләм татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесенең финал туры, "Әкияттә кунакта" Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган Россиякүләм видео мастер-класслар бәйгесенең бүләкләү тантанасы, "Болгар" радиосының "Чәкчәк" тапшыруын алып баручылар җитәкчелегендәге "Тукай эзләре буенча сәфәр"дә катнашучылар белән очрашу шундыйлардан...

    12нче апрельдән Татарстан Республикасының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты В контакте социаль челтәрендә үзенең рәсми төркемен эшләтеп җибәрде. Ул vk.com/obrnadzor_tatarstan адресы буенча урнашкан һәм төркемне бары тик департамент хезмәткәрләре модерацияли.

    Бу төркемдә теркәлеп кулланучылар департамент хезмәткәрләре белән коррупция темасына фикер алыша, шикаять юллый яисә мәгариф өлкәсендә үзләрен борчыган башка темалар буенча аралаша алалар.

Гаилә һәм Ватан минем тормышта    РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрнең укыту программасына Бердәм дәрес кертмәкче була. Ул һәр ел саен укытылачак.

    Бердәм дәрес "Гаилә һәм Ватан минем тормышта" дип аталачак. Ул Халыкара гаилә көненә багышлап кертелә. Министрлык тарафыннан ассызыкланганча, бүгенге җәмгыятьнең иң мөһим проблемалары булып, әти-әниләрнең балаларын тәрбияләү, белем бирү һәм сәламәтлеге өчен җаваплылыгы түбән дәрәҗәдә булу тора. Шуңа да проблеманы мәктәп бусагасыннан ук хәл итәргә кирәк.

Чыганак: intertat.ru/tt

Тукайлы флешмоб    Татар яшьләре Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан, «Вконтакте» һәм Instagram социаль челтәрендә #MinemYaratkanTatarTelem аккаунты белән  флешмоб башлап җибәрде. Тукай флешмобына билгеле шәхесләр, Россия өлкәләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татарлар кушылды.

    2 нче декабрь көнне якташ язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиевкә 85 ел тулу уңаеннан искә алу кичәләре булды. Мондый кичәләр районда да, республика күләмендә дә бик зурлап үткәрелде. Без дә, Тукаевларның Кушлавычтагы музей-йортында үткәрелгән әлеге чарада катнаштык. Татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Әюпова Р.Ф., музей җитәкчесе Мөхәммәтшина Л.М., китапханәче Фәттәхова Р.Г., клуб мөдире Хәнәфиева Ф.Н. тарафыннан укучыларга язучы турында бай мәгълүмат бирелде. Укучыларыбыз да Мөхәммәт Мәһдиевнең иҗатын, тормыш юлын инде яхшы белүләрен күрсәттеләр...

Әлеге язма белән бүлешү:

Cайт географиясе

 

Соңгы фикерләр

Сайтка керү

Арчада